Городская детская библиотека - филиал № 38

Җәйне китап

Җәй – иң матур һәм иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагын да кызыклырак!
8нче балалар бакчасына йөрүче нәниләрне китапханәбезгә килгән яңа китаплар белән таныштырдык. Иң мавыктыргыч кызыклы әкиятне кычкырып укыдык.
Ә соңыннан, «Эш беткәч, уйнарга ярый» дигән әйтемне истә тотып, саф һавада уеннар уйнап алдык.