Городская детская библиотека - филиал № 38

Корней Шоу

КитапЛаб проекты кысаларында шаулап-гөрләп балалар китабы атналыгы узды. Һәр көнне балаларны күңелле чаралар көтте.
Шуларның берсе барыбызга да таныш булган, яраткан әкиятче бабай Корней Чуковскийга багышланган иде.
Балалар Корней Иванович Чуковский әкиятләре буенча гадәти булмаган мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар, анда алар тискәре герой Бармалейны очраталар, ә ул чынлыкта игелекле һәм шаян булып чыга.
Игелекле доктор Айболит «Яхшылык прививкасы» ярдәмендә Бармалейга яхшы булырга ярдәм итә. Балаларга бигрәк тә «Градусник настроения» ярдәмендә кәефләрне үлчәү ошады.
Саксыз хуҗабикә Федора балалар белән бергә үз әйберләрен кайгыртырга һәм аларны чисталыкта тотарга өйрәнде.
Корней Чуковский әкиятләре геройлары белән балаларның вакытлары күңелле һәм файдалы узды.