Городская детская библиотека - филиал № 38

Батулла бабай дәресләре

Рабит Батулла (чын исеме Роберт Мөхлис улы Батуллин) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа.
1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.
Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылган шәхес.
Рабит Батулланың 85 еллык юбилее уңаеннан 8нче балалар бакчасына йөрүче балалар белән «Батулла бабай дәресләре» дип аталган кычкырып уку сәгате узды.
Балалар Батулла бабаларының тырышлыкка, юмартлыкка, яхшылыкка өндәгән әкиятләре белән таныштылар. Үзләре дә бик теләп әкият геройларын сәхнәләштерделәр. Авторның матур эчтәлекле, искиткеч рәсемле китапларын карадылар.