Городская детская библиотека - филиал № 38

Акыл-батл

«Тел сөйләп торганда шомара», ди халык мәкале. Нинди генә тел булмасын, аның югалуына, бетүенә юл куймас өчен, шул телдә сөйләшергә кирәк.
21нче февраль Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан, 6нчы сыйныф укучылары МБОУ "СОШ №5" НМР РТ акыл-батл уенында катнаштылар.
«Туры китер», «Артык сүзне тап», «Мәкальне дәвам ит», «Сорау-җавап» кебек турларны узганда сынатмадылар: бик актив, җитез җавап бирделәр.
Җавапның дөреслеге өчен җан аттылар, чөнки уенның кагыйдәләре буенча, һәр команда биремне үтәр алдыннан баллны үзенә-үзе билгеләде. Бердән алып унга кадәр балл рөхсәт ителде. Дөрес җавап биргән очракта балл үзләренә язылды. Шуңа күрә һәр команда уенга бик җитди карап җавап бирде. Мондый алым балаларга бик ошады.