Городская детская библиотека - филиал № 38

Библиозарядка

Хәерле иртә нәрсәдән башлана? Әлбәттә, иртәнге гимнастика белән! Бу зарядка безгә уянырга, көне буе уяу булырга ярдәм итә.
Түбән Кама шәһәренең 8нче "Тургай" балалар бакчасында иртәнге библиозарядка узды. Зарядканы әкият иленнән килгән Василиса Премудрая үзе үткәрде.
Төрле кызыклы шигъри физкультминутлар, шаяртулар белән бергә җитезлек, тизлек, игътибарлылык күнегүләре балаларда яхшы кәеф булдырды.