Городская детская библиотека - филиал № 38

Моңлы җыр

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан "Моңлы җыр" дип исемләнгән "Бишле шоу" интеллектуаль уены узды.
Бу җитди уенда МБОУ "СОШ 7" НМР РТ 7нче В сыйныф укучылары командаларга бүленеп, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты буенча белемнәрен сынадылар.
Герой-шагыйрьнең шигырьләре белән таныштылар. Китапханәче укуында "Бүреләр" шигырен бик тәэсирләнеп тыңладылар.
Балалар куелган сорауларга ышанычлы җаваплар бирделәр, яңа мәгълүматлар алдылар. Шул рәвешле, шагыйрь турында булган белемнәрен тулыландырдылар.