Городская детская библиотека - филиал № 38

Пришвинның урман сукмаклары

Михаил Пришвин — табигать җырчысы. Аның хикәяләрен уку әйләнә-тирәне аңларга, табигать серләренә төшенергә ярдәм итә. Гүя автор белән бергә табигатьтә йөрисең, һәр тереклекнең телен аңлыйсың кебек.

"Пришвинның урман сукмаклары" дип аталган ял сәгатенә килгән укучыларыбыз үзләрен яшь эзтабарлар ролендә сынап карадылар. Алар хайван, кош-корт эзләрен аерырга өйрәнделәр. Шифр астында яшерелгән табигать турындагы мәкальләре, ребусларны чиштеләр. Берничә хайван өлешеннән төзелгән "Фантастик хайван" уены бик мавыктыргыч булды.
Һәм башка шундый танып белү уеннарында да катнашып, вакытны файдалы һәм кызыклы уздырдылар.