"Гагарин чоры"
12 апрельдә Россиядә һәм элеккеге СССРның башка илләрендә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Калган илләр бу бәйрәмне космоска очу көне буларак белә.
1961 елның язында Юрий Гагарин "Восток-1" корабында җирне әйләнеп чыга һәм Кешелеккә галәмнең чиксез киңлегенә юл ача. Балалар галәм киңлеген үзләштерүнең нәрсәдән башланганын белделәр. Кояш системасының төзелеше белән таныштылар. Космос турында уеннарда һәм викториналарда актив катнаштылар.