Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм"

Сәламәтлек-кешенең иң кыйммәтлесе, ул һәр байлыктан да кадерлерәк.
7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көн алдыннан, 6 апрельдә, китапханәдә балалар өчен «мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм»дигән сәламәтлек сәгате үткәрелде.
Китапханәче балалар белән бергә шәхси гигиена кагыйдәләрен искә төшерде, көн режимы, дөрес туклану һәм сәламәтлеккә уңай йогынты ясый торган башка факторлар турында сөйләште. Сәламәтлегеңне сакларга, мөмкин кадәр озаграк актив һәм күтәренке булып калырга ярдәм итә торган серләр турында белделәр.