Городская детская библиотека - филиал № 37

"Су гади һәм серле"

22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көне яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә.
Мәктәп укучылары табигатьтә су әйләнеше һәм әһәмияте турында белделәр. Суның төсен, исен һәм тәмен билгеләргә тырышып, берничә тәҗрибә үткәрелде. Экспериментлар барышында балалар суның иң гаҗәеп матдә булуына инандылар.