Городская детская библиотека - филиал № 37

«Сезнең өчен...»

Язның беренче аенда, сигезенче мартта, бөтен дөнья хатын-кызлар бәйрәмен билгеләп үтә. Җир йөзендәге иң матур сүз – әни. Әни сүзе барлык телләрдә дә бер үк назлы яңгырый. Әнинең иң игелекле һәм назлы куллары, алар барысын да беләләр. Әнинең иң тугры һәм сизгер йөрәге - аның мәхәббәте беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә битараф калмый. Ничә яшьтә булсаң да, сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның назы, аның карашы.

 Якынлашучы  бәйрәм алдыннан, яшь академиклар үз куллары белән искиткеч чәчәкләр – яз һәм бәйрәм символы булган, тюльпаннар ясадылар.