Городская детская библиотека - филиал № 37

"Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт"

40 нчы балалар бакчасында Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көненә багышланган "Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. Тамашачылар һәм жюри игътибарына бакчага йөрүче нәниләр,  Пушкинның төрле әкиятләреннән һәм әсәрләреннән, өзекләр укыдылар.
Безнең китапханә үзенең "Лукоморья әкиятчесе" китап күргәзмәсен әзерләде.  Күргәзмә янында балалар язучының әкиятләре иленә сәяхәт иттеләр.