Городская детская библиотека - филиал № 37

«Яраткан әсәрләр битләре буенча» Н.Н. Носовның 115 еллыгына

Бүген яшь академиклар өчен Николай Носов әсәрләре буенча күңелле һәм мавыктыргыч әдәби викторина узды. Балалар язучының иҗаты белән танышып, Николай Николаевич ничек һәм ни өчен балалар язучысы булуын белделәр. Незнайка ярдәмендә Н.Носовның китаплары дөньясы буйлап сәяхәт иттеләр. Фантазерлар һәм затейниклар, знайкалар һәм незнайкалар, винтиклар һәм шпунтикларның кайда яшәвен ачыкладылар.