Городская детская библиотека - филиал № 37

«Бу көлкеле смайликлар»

Күңелле «Смайлик» үзенең туган көнен китапханәдә билгеләп үтте. Хәзерге интернет кулланучыларның аралашуын эмоцияләрне белдерүче символларсыз күз алдына китерү авыр. Бу көлкеле йөзләр турында белмәгән бер кеше дә юк, кечедән алып олыга кадәр. Шуңа бәйле рәвештә ял көне клубы балалары өчен пластилинография буенча «Бу көлкеле смайликлар» мастер – классы оештырылды. Шулай ук чара дәвамында балалар китаплар белән таныштылар.