“Мин кунак яратам” Роберт Миңнуллинга – 75ел
Балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллиның юбилее уңаеннан нәни дусларыбыз белән мавыктыргыч шигырь дөньясына сәяхәт иттек. Шигырьләре гади, бала күңеленә якын булуы белән аерылып тора. 27 нче балалар бакчасы нәниләре Роберт абыйларының шигырьләрен сөйләп, геройлары турында фикер алыштылар.