Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бәхет эзләү"

Бүген безнең яшь укучыларыбыз өчен «Бәхет эзлү» дип аталган психологик чара узды. Балалар бер-берсенә ярдәм итеп, үзләренә ошаган китаплардан уңай геройларны искә төшерделәр. Команданың һәр әгъзасының уңай сыйфатларын таптылар, үзләренең психологик портретын ачыкладылар. Сынауларны һәм киртәләрне уңышлы үтеп, балалар бәхет кояшы ясадылар.  Кояшның һәр нурында бер-берсенең уңай сыйфатларын тасвирладылар. Алар бәхетнең үзләрендә булуын аңладылар һәм һәр кеше үзе нинди булырга икәнен үзе сайлый икәненә инандылар.