Городская детская библиотека - филиал № 37

«Рәсемнәрдә әкиятләр»

2023 елда танылган рәссам – әкиятченең тууына 120 ел. Владимир Григорьевич Сутеев иң танылган рәссамнарының берсе. Ул әкиятләр иҗат итә, аларга рәсемнәр ясый, башка язучыларның әсәрләренә иллюстрацияләр ясый. Аның әкиятләрендә берничә буын укучылар үскән. В.Сутеевның юбилеена 27нче балалар бакчасында чара узды. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. В.Сутеевның нинди әсәрләре белән таныш булуларын искә төшерделәр. «Алма капчыгы», «Гөмбә астында», «Кораб» әкиятләрен тыңладылар. Шулай ук иллюстрацияле китапларны карадылар. Балалар кызыксынып һәм рәхәтләнеп әкиятләрнең тылсымлы дөньясына чумдылар.