Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Дания Гайнетдинова "Көй өзелсә нишләрсең?"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЕлКитабы
📚📚📚 Шулай бервакыт, өйдә баян тартып, эчтән генә моңланып утырганда, ишектә кыңгырау чыңлады. Ишекне ачсам, күршедә генә яшәүче Фатыйма апа икән.
– Гафу итә күр, кызым, баян тавышын озак кына ишек артында тыңлап тордым да кыңгырау төймәсенә басарга җөрьәт иттем. Минем әтием дә гармунда уйный иде бит. Сабый чакларым искә төшеп, күңелем тулды, – ди Фатыйма апа. – Әллә үзең уйныйсыңмы, балам?
– Әйе, – дим. Күзләрендә мөлдерәмә яшь, менә-менә җыерчыклы битләре буйлап тәгәрәп төшәрләр сыман.
– Әллә елыйсың инде, Фатыйма апа?
– Болай гына. Шатлыктан… Әтием искә төшеп китте. Сагышлы вакытларда кешене көй-моңнар елата, юата шул. Әтием гармун тартып эчтән генә көйләгән сыман булып китте. Сугышта, яу кырында ятып калды ул. Әниебез гомере буе көтте аны, ул да мәрхүмә инде…Рәхмәт сиңа, бәбкәчем…
Шулай диде дә Фатыйма апа, мине уйнаудан бүлдергәне өчен гафу үтенеп чыгып та китте. Мин дә бермәлгә уйга калдым. Олы абыемнан күреп, кулыма гармун алуым да аның уйнавына сокланудан туган иде бит. Бу миңа гомерлек бүләк кебек. Инде күптән онытылган көйне эзләп газапланам. Авылым көен, гөнаһсыз балачагым көен…

#ДанияГайнетдинова
#Татарстанкитапнәшрияты2022#Хикәяләр
#КөйӨзелсәНишләрсең