Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Табигатькә сәяхәт

Тоба авылы китапханәсендә «Табигатькә сәяхәт» дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Балалар туган як табигате турында, бөҗәкләр, хайваннар, кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кергән имезүчеләр, кошлар, бөҗәкләр, балыклар турында таныштылар. Кызыл китапка кертелгән бөҗәкләрнең рәсемнәре буенча безнең янәшәдә яшәүчеләрне таныдык.