Айсылу Гарифуллина "Миңле бәхет"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЕлКитабы
Айсылу Гарифуллина
Миңле бәхет
Миңле бәхет, минле бәхет
Миңа гына тәгаен.
Хәләл булсын кигәннәрем,
Капкан һәрбер тәгамым.
Миңле бәхет тик минеке –
Яши-яши төшендем.
Тормыш сынаулары каты –
Йә яндым, йә өшедем.
Миңле бәхет түгел тәхет,
Миңле бәхет – язмыштан.
Башкаларга һич үпкәм юк,
Гаеп миндә, ялгышсам.
Миңле бәхет сәйлән төсле,
Өзелә дә ялгана.
Мин риза шушы өлешкә –
Рәхмәтлемен Аллама!
#АйсылуГарифуллина
#КазанТатарстанКитапнәшрияты2022#шигырьләр
#МиңлеБәхет