Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Тукай безнең йөрәкләрдә

26 апрель көнне китапханәдә 2 - 5 класс укучылары өчен татар халкының даһи улы Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә" исемле әдәби сәгать уздырылды. Алдан китапханәдә Г.Тукайга багышланган "Милләтебезнең кояшы син, и моңлы нурлы Тукай" дип аталган китап күргәзмәсе төзелгән иде. Чара барышында балалар аның тормыш юлын тыңладылар, шигырьләренә багышланган табышмаклар, әкиятләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан бергәләшеп Г.Тукайның "Туган тел" җырын җырладык.