Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Мәдинә Маликованың тормышы һәм иҗат юлы сокландыргыч.

"Замандашлар" клубы кысаларында китапханәдә күренекле язучы Мәдинә Маликованың "Арыш тәме" романы буенча китап укучылар конференциясе узды. Конференция барышында һәркем роман геройлары турында сөйләп үз фикерләрен әйттеләр. Бәхәсле сораулар да күп булды. Кемдер, балалары җиде юл чатында калган вакытта, үз җаен гына уйлап чит ил кешесенә кияүгә китеп барган ананы гаепләсә, кемдер, аянычлы үлем белән үлгән Гөлүсәнең ире Касыймга бала хакына кияүгә чыгарга риза булган сеңелесе Айзирәкне акламады. Конференция ахырында Мәдинә Маликованың күргәзмәдә урын алган башка китаплары турында да мәгълүмат бирелде.