Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Җырлы тәнәфес

"Замандашлар" клубы кысаларында китапханәдә "Җырлы тәнәфес" исемендә өлкәннәр белән кич утыру уздырылды. Чара барышында татар шагыйрьләренең шигырьләренә язылган җырлар белән таныштык. Фәннур Сафинның "Безгә дөнья дәшә", "Хушлашырга ашыкма", Хәсән Туфанның "Казан кичләре", Илдар Юзеевның "Кайтам инде", Сибгат Хәкимнең "Сусау", Роберт Миңнуллинның "Җырлыйм туган якта" һәм башка язучыларның шигырьләренә язылган җырларын бергәләшеп җырладык.