Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Китап битләрендә сугыш авазы

Тарих сәгате Сталинград сугышының 75 еллык җиңүенә багышланды. Алдан ук китапханәдә "Китап битләрендә сугыш авазы" исемле күргәзмә оештырылды. Тарих сәгате барышында укучылар совет сугышчыларының Сталинград шәһәрен саклауда күрсәткән батырлыклары турында тыңладылар, Сталинградка багышланган китаплардан өзекләр һәм шигырьләр укыдылар.