Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Гармун - татар халкының горурлыгы

"Замандашлар " клубы кысаларында татар халкының горурлыгы булган гармун турында сөйләшергә китапханәгә җыелып, аның бай тарихы буенча сәяхәт иттек. Гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан татар гармунының халык көйләрен тыңладык. Авылда бик матур гореф - гадәтләрнең берсе - яулык җыю, армиягә китүче егетләр булганда да, кичтән иртә таңга кадәр авылда гармун тавышлары тынмавы һ.б. турында сөйләшеп, гармунга кушылып язучы Г.Зәйнашеваның "Гармунчы", Г. Шакировның "Гармун алыйк әле дускай", татар халык җыры "Гармунчы булсын ярың" һ.б. исемле җырларны җырладык.