Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Сулагай кеше мәзәкләре

12 нче октябрьдә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай  исемендәге Дәүләт бүләге иясе, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның "Ел китабы - 2017" конкурсына кергән "Яза торган аяк" исемле бер китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды. Күзәтү барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләшкәннән соң, "Яза торган аяк" исемле китабыннан "Өстән аска менү", "Миннән китап сорамыйлар бит...", "Сулагай", "Сыңар ботинка", "Бездә сатмыйлар шул аны" һ.б. мәзәкләрне көлә - көлә укыдык.