Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Алиш язучы да , батыр да

Атна барышында 1 - 3 класс укучылары китапханәдәге "Язучы да Алиш, батыр да" исемле күргәзмәдән Абдулла Алишның әкиятләрен һәм хикәяләрен алып укыдылар. 18 сентябрь көнне китапханәдә балалар язучысы Абдулла Алишка багышланган мәгълүмат сәгате уздырылды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Мәгълүмат сәгатендә балалар укыган әкиятләрен, хикәяләрен дә сөйләп күрсәттеләр.