Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Безне чолгап алган дөнья

25 июль көнне китапханәдә Бианки Виталий Валентин улының тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби сәгать уздырылды. Укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы турында бик кызыксынып тыңладылар, аның китаплары белән таныштылар. Бианки Виталий Валентин улының табигатькә багышланган 300 әкият һәм хикәяләр язуы турында да белделәр, алардан өзекләр укыдылар. Әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.