Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Әйдәгез танышыйк

"Замандашлар" клубы кысаларында авылдашларны китапханәгә яңа кайткан китаплар белән таныштыру максатыннан "Әйдәгез танышыйк" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды. Чара барышында Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызының "Ак читек" исемле китабында Нургаян белән Зәйтүнә язмышы, күренекле язучы Галиуллин Тәлгат Нәби улының "Китек көзге" исемле китабындагы кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, Сафин Рәис Габдулла улының "Атландым атның биленә" исемле китабындагы "әхлак", "намус" кебек төшенчәләргә ихтирам белән карап, туган илгә, ватанга тугрылык саклап язылган әсәрләре һәм башка язучыларның иҗаты белән таныштылар.