Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Замана афәте"

26 июнь - Халыкара наркоманиягә каршы тору көне уңаеннан республикабызда, шәһәребездә "Наркотикларсыз тормыш" дигән акция башланды. Акция кысаларында китапханәбездә наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы, аның зарары турында һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Мәсәлән: Ф.Бәйрәмованың "Алыплар илендә"повесте, А.Әхмәтгалиеваның "Балам багалмам" һәм А.Галиеваның "Кайф" хикәяләрендә наркомания яшьләр мисалында ачыла. Бу теманы яктырткан  журналлар ("Нарконет", "Идел", "Ялкын"), газета мәкаләләре, ата-аналарга киңәш өчен буклетлар куелды.