Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Балаларның Дәү әнисе"

Китапханәнең балалар бүлегендә Энҗе Мөэминовага багышланган китап күргәзмәсе урнаштырылган. Энҗе Мөэминова балалар өчен дистәләгән китап авторы: "Үрдәгем үпкәләде", "Әйдәгез танышыйк", "Дуслар җыелгач" һ.б. 1994 елда Э. Мөэминовага "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем, 2005 елда "Бәйрәмнәр" китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премиясе бирелә. Килгән балалар өчен иҗатына күзәтү алып барыла һәм китаплары белән танышу уза.