Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Түбән камага- 50"

Китапханәчеләр көне уңаеннан, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында китап укучылар өчен бәйрәм оештырылды. Безнең китапханә үзенең укучылары өчен шәһәребезнең 50 еллык юбилее уңаеннан, аның тарихын,бүгенгесен, инфраструктурасын, әдәбиятын яктырткан сораулардан торган рус һәм татар телләрендә викторина оештырды . Викторинада бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан тәгаенләнгән сораулар да бирелде.Шул сәбәпле Тукай әкиятеннән Шүрәлеләр ,сорауга дөрес ,тулы җавап бирүчеләргә призларны өләштеләр.Викторинада катнашучыларга бүләк йөзеннән Шүрәле биюен башкардылар.Күп кенә катнашучылар Тукайның әкият геройлары белән фотога төштеләр.

Чарада катнашкан һәркем үзенең белем багажын баетты, шәһәребез, аның урамнары, беренче төзүчеләре, данлыклы кешеләре хакында бик күп яңа мәгълүмат белделәр.

Кеше җыелуга карап, без викторинаны тагын бер кат кабатладык.