"Батмый торган Баттал"( Писателю-сатирику Фанзаману Батталлу - 80 )
Якташ әдибебез, сатирик-язучы Фәнзаман Батталның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе бик эчтәлекле һәм җылы узды.Чарага әдипне күреп-белгән, аның белән аралашкан шәһәрдәшләр,шәһәребезнең "Кама таңнары"әдәби берләшмәсе шагыйрьләре, китап укучылар,укучы-яшьләр, китапханәчеләр җыйналган иде. Сценарий барышында аның тормыш юлы бәян ителде,үлемсез әсәрләренә күзәтү ясалды. Аның милли тәрбия , көн үзәгенә багышланган мәсьәләләрне чагылдырган әсәрләрен китапханәчеләр: А.Дәүләтшина, Э.Гайнемөхәммәтова, Г. Гыйбадуллиналар укыдылар. Сценарийны китапханә хезмәткәре Ольга Афонова төзеде һәм бик матур итеп алып та барды.