Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Китапханәләрдә әдәбият дәресләре

 Түбән Кама педагогия көллияте студентлары өчен "Китапханәдә әдәбият дәресләре"циклыннан "Хәзерге заман балалар әдәбияты һәм авторлары" дигән темага әдәбиятка күзәтү оештырылды. Бүген балалар өчен язучы авторлар, аларның әсәрләре белән танышканнан соң, алардан кызыклы өзекләр укылды, видеопрезентация күрсәтелде, балалар өчен нәшер ителүче вакытлы матбугатка күзәтү ясалды. Өй эше итеп аерым авторларның иҗатлары белән таныштыру биремен үтәү өчен өйгә китаплар бирелде.