Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Тарих язган язмышлар"

Түбән Камалылар өчен язучы Фәүзия Бәйрәмованың өр-яңа китабы "Гөлайзә" романын тәкъдим итү чарасы тулы залларда,зур уңыш белән узды.Роман белән китап укучылар иң беренче журнал вариантында, "Казан утлары" журналында басылган, кыскартылган вариант  аша таныштылар.Һәм менә роман китап булып дөнья күрде, без аны  язучының үзе - Фәүзия Бәйрәмова катнашында укучыларыбызга тәкъдим иттек.Романның үзен игътибар белән укып чыгып,тирән эчтәлекле сценарий төзеп, тәкъдим итүне китапханәче Әнисә Дәүләтшина башкарды.Романнан тетрәндергеч өзекләрне китапханәче Эльмира Гайнемөхәммәтова укып ирештерде,библиограф В.Тараканова кичә өчен эчтәлекле презентация әзерләде.Чара "Талир тәңкә" халык анасмбле җитәкчесе Флер Гайнемөхәммәтовның моңлы җырлары һәм тальянда моңлануы белән бизәлде. Шагыйрә Гөлчирә апа Ибатуллина Ф.Бәйрәмовага багышланган "Милләтемнең батыр кызы" исемле шигырен бүләк итте. Чара бер тында үтте, һәркем аннан зур тетрәнү хисләре белән китте.