Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Күңеле тулы моң булгач" (Роберт Миңнуллин белән очрашу)

14 декабрьда Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шагыйрь Роберт Миңнуллин белән очрашу кичәсе узды. Бу чара белән “Кунакчыл Түбән Кама” дип исемләнгән әдәби проект  старт ала.Телебез, әдәбиятыбызны саклап калып,милли үзаңыбызны үстерүдә әдәбиятның роленең мөһимлеген ассызыклаучы әлеге проект мәдәниятның төрле тармакларында уңышка ирешкән күренекле әдипләр,шагыйрьләр, драматурглар белән очрашып-сөйләшүләрне күзаллый, укучыларны әдәби мирасыбыз үрнәкләре белән таныштыру, әдәби күзаллавын киңәйтүне, фикерен баетуны максат итеп куя.Кичәне Кол Гали исемендәге милли китапханә җитәкчесе, сценарий авторы Гыйбадуллина Г.Ш. алып барды. Кичәне Р.Миңнуллин иҗат иткән матур шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлары бизәде.