"Татарның данлы ул һәм кызлары - безнең якташларыбыз"
Милли җанлы милләттәшләребез: шагыйрьләр, язучылар,китапханәчеләр, тәрбиячеләр, укытучылар Аксакаллар Шурасының Кол Гали исемендәге милли китапханәсе белән бергәлектә оештырган "Татарның данлы ул һәм кызлары - безнең якташларыбыз"проекты кысаларында Тукайның Яңа Кырлайда әдәби мемориаль музей комплексында булып кайттык. Сәяхәт бездә әйтеп-бетергесез кичерешләр, уңай эмоцияләр, милләтебез белән горурлану хисләре тудырды.