Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Татарча диктант яз!"

Бертөркем милләттәшләребез диктантны шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсендә яздылар. Оештыру эшендә китапханә мөдире Г.Гибадуллина катнашты,ул үзе үк диктант язып үзенең белемен сынады. Текстны-Гаяз Исхакинең "Көз" хикәясеннән өзекне татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 20нче гомумбелем бирү мәктәбе директоры Илһам Шакирҗан улы Ишмөхәммәтов укыды.Диктант язарга килүчеләр арасында күпчелекне китапханәчеләр, укытучылар,дәүләт хезмәткәрләре тәшкил итте һәм алар бу адымнарын белем сынаудан бигрәк, туган телне үстерүгә керткән өлеш дип санадылар. Бу хакта акцияне башлап җибәреп кереш сүз әйткән Г.Гыйбадуллина әйтеп узды.

Диктант узганнан соң Гаяз Исхакинең әлеге әсәрен өйгә укырга сорап алучылар күп булды, димәк, диктантның уңай нәтиҗәсе булуы кичекмәстән күренде, бу үзе үк милләттәшләребезнең үз теленә игътибарын юнәлтүен күрсәтүче факт булып тора.