Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Бергә - гомергә

Татар-төрек мәдәни фестивале кысаларында үзәк китапханәнең зур залында төрек әдибе, тәрҗемәче Фатыйх Котлы белән җылы очрашу узды. Алдан төрек мәдәнияте белән  таныштыру йөзеннән, 2 телдә: татар  һәм төрек телләрендә төрек әдәбиятына күзәтү ясалды, борынгы төрек әдәбияты үрнәкләреннән сәнгатьле итеп төрекчәдән тәрҗемәләр укылды. Фатыйх Котлы белән бик җылы эчтәлекле,телебез,телебезгә карата бүгенге вазгыять,милли тәрбия юнәлешендәге гамәлләр хакында әңгәмә оештырылды.  Мәдәниятле,укымышлы Фатыйх бәй әдипләребез әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, башка дөнья халыкларын таныштыру юнәлешендә башкарылган гамәлләре хакында әйтеп, китапханәләргә соңгы вакытта Төркиядә басылган 3 китабын бүләк итте.Татар һәм төрек телендә җырлар башкарды. Очрашу кичәсе бик җылы һәм эчтәлекле узды.