Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Туган як" дусларын җыйды

30 октябрь көнне Кол Гали исемендәге милли китапханәдә газетаның штаттан тыш хәбәрчеләре, актив укучылары ,иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнашында, газета редакциясе белән берлектә милли китапханә коллективы оештырган Түгәрәк өстәл уздырылды .Анда актив хәбәрчеләр иҗатына тукталдылар, газетаның эчтәлеген яхшыртуга юнәлтелгән чаралар хакында сөйләшү алып барылды. Китапханәчеләр тарафыннан алып барылучы даими "Китапханәләр тәкъдим итә" рубрикасының газета укучылары тарафыннан югары бәя алуы һәм әлеге сәхифәне киләсе 2019 елда да дәвам итәргә кирәклеге турында әйтелде.Безнең китап укучыбыз Земфира апа Рәхимова газетаның Н.Кузнецов исемендәге бүләккә лаек дип табылды.