Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Аксакаллар киңәш бирә...

Халыклар иҗаты йортының актлар залында шәһәребез аксакаллар шурасының 20 еллыгы  уңаеннан отчет җыены  тулаем милли китапханә булышлыгы белән уздырылды.Чарага атап зур китап күргәзмәсе оештырылды.Анда аксакалларның китаплары, газета-журнал битләрендә дөнья күргән мәкаләләре, фотоязмалар урнаштырылып, алар кунакларда зур кызыксыну уяттылар. Чараның сценариен Кол Гали китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язды һәм алып та барды.Әлеге эчтәлекле чарадан һәркем зур канәгатьләнү хисе белән таралышты.