Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бүгенгесен, үткәндәген җуйса - киләчәктән мәхрүм ул халык..."

15-октябрь  бәйсез дәүләтчелегебезне саклап шәһит киткәннәрне искә алу көне уңаеннан, Түбән Кама педагогия көллияте студентлары өчен Хәтер яңарту чарасы оештырылды. Комплекслы чара үз эченә "Хәтерләүдән курыкма Син!" дип исемләнгән күргәзмә-мәхкамәне һәм анда куелган китапларга күзәтүне, әлеге мөһим вакыйгага багышланган Тарих сәгатен үз эченә алды.Тирән эчтәлекле әлеге чара барышында яшьләр үзләре өчен бик күп кыйммәтле мәгълүмат алдылар, белем багажларын тулыландырдылар.