Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Төбәкчеләр киңәшә"

Ташлык авылы китапханәсендә Түбән Кама районы авыллары тарихын өйрәнүне оештыру буенча киңәшмә булып узды.Оешма җитәкчесе булып сайланган Айдар Хәмзин  башкарылган гамәлләргә анализ ясады, алда торган бурычларны җиткерде,оешмада әгъза булып торучыларның 2018 елда башкарасы эшләре санап үтелде. Кол Гали исемендәге милли китапханәгә һәр яңа чыккан китап хакында мәгълүматны туплап, укучыларны таныштыру юнәлешендә даими эшләп килүче "сөйлә, Тарих!" исемле күргәзмәне тулыландырып тору бурычы куелды.