"Җан яктысы булып..."
18 нче апрель көнне китапханәдә шәһәрдәшебез, күренекле шагыйрьРәшит Гәрәйнең тууына 85 ел тулу уңаеннан, "Җан яктысы булып..." дип исемләнгән искә алу кичәсе булып узды. Чарада катнашучылар: якыннары, туганнары, шигърият сөючеләр шагыйрьне зур ярату һәм хөрмәт хисләре белән искә алдылар.