Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бәхет телим..."

Шәһәребезң 50 еллык юбилей кысаларында, 25 нче гимназия белән берлектә шагыйрә Ралия Кәримова белән очрашу үткәрелде. 25 нче гимназиянең актлар залында үткән бу чарада шәһәребезнең аксакаллары, татар теле укытучылары, татар сыйныфларында белем алучы балалар бик рәхәтләнеп шигырьләр тыңладылар, үзләре дә укыдылар, шагыйрә сүзләренә язылган җырларны бик оста итеп башкардылар. Китапханә оештырган күргәзмә материаллары белән таныштылар, шагыйрәдән автограф алдылар. Чарадан һәммәсе дә бик канәгать калдылар.