Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Бәхетемне синдә таптым, Түбән Кама!"

Шәһәр көне уңаеннан уздырылган чара өчен сценарий язып, алып бару өлеше безнең милли китапханәгә тапшырылды. Тирән эчтәлекле чара шәһәр төзелешенә, аның матураюына, мәдәни үсешен күтәрүдә зур роль өлеш керткән шәхесләр: Татарстанның атказанган экономисты Мансур абый Ганеев, Россиянең атказанган архитекторы Фирдәвес Ханов, исеме Рәсәй күләмендә билгеле журналист, шәһәрнең күренекле шәхесләренә багышланган китаплар авторы, спорт коментаторы Виктор Шадрин нар белән кызыклы әңгәмәләргә корылды. Концерт  номерлары, викториналар, аукционнар, җыр- биюләр белән аралаштырылган  әлеге чара һәркем күңеленә хуш килде.Чара өчен Кол Гали исемендәге милли китапханә бай эчтәлекле "Түбән Кама -йөрәгем түрендә" һәм Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган күргәзмә- инсталяция да әзерләде