"Язучы яңа әсәрләр белән куандыра"
Бөек шагыйребез Г.Тукай айлыгы, Түбән Каманың - 50 еллык юбилей кысаларында, Кол Гали исемендәге милли китапханәдә, журналист, язучы Фәрит Имамов белән очрашу кичәсе узды. Язучының иҗаты турында мәгълүмат бирелде, аның яңа китаплары – юмористик хикәяләре тупланган “Дөньяның кеме юк” һәм детектив сюжетка корылган “Күләгә” романы әдәбият сөючеләргә тәгъдим ителде. Автор белән аралашып үткәрелгән бу кичә җылы мохитта үтте.