Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җырыбыз белән җиңдек дошманны..."

Җәлилчеләрне искә алып китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә Муса Җәлил һәм 10 татар каһарманының батырлыгы турында матбугатта дөнья күргән  яңа мәкаләләр, китаплар куелды, фоторәсемнәр урнаштырылды. Муса Җәлил, Абдулла Алишның тоткынлыкта язган шигырьләре, җәлилчеләрнең үлемсез батырлыгына багышлап чыгарылган фотоальбом  тәкъдим ителде. Күргәзмә янында китапларга күзәтү,  әңгәмәләр үтте, балалар өчен викторина әзерләнде. Изге Болгар җирендә Абдулла Алишның 110 еллык юбилеена багышлап ачылган мемориаль музей турында мәгълүмат бирелде.