"Шагыйрьнең илбагар уйлары"
Китапханәнең абонемент бүлегендә Равил Фәйзуллинның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә шагыйрьнең төрле елларда чыккан китаплары, иҗатын яктырткан язмалар, фото-рәсемнәр урнаштырылды. Бер төркем укучыларга күргәзмә белән танышу, әңгәмәләр үткәрелде, шигырьләре, җырлары укылды.