Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Сабыйларның җанын бизәү өчен, Сурәт ясыйм әле сүзләрдән"

Балалар бүлегендә Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең балалар өчен чыгарылган китаплары, иҗатын яктырткан мәкаләләр урын алды. Килгән балалар өчен күргәзмә янында шигърият сәгате үткәрелде. Балалар китаплары белән бик теләп таныштылар, шигырьләрен укыдылар.